Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Курганда балаларны татарча әкиятләр укырга чакыралар
«Татар әкиятләрен укыйбыз» бөтенроссия интернет-акциясендә балалар һәм аларны укырга өйрәтүчеләр - ата-аналар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, педагоглар катнаша ала.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»).Курган өлкәсенең Виктор Потанин исемендәге балалар-яшүсмерләр китапханәсе «Татар әкиятләрен укыйбыз» бөтенроссия интернет-акциясендә катнашырга теләүчеләрне чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар әкиятләрен укыйбыз» бөтенроссия интернет-акциясендә балалар һәм аларны укырга өйрәтүчеләр - ата-аналар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, педагоглар катнаша ала.
Катнашу өчен 2020 елның 11 декабрендә бер яки берничә татар әкиятен укырга кирәк. Уку вакытында катнашучыга фото яки видеоязма ясарга, ә аннары «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз битендә #Читаемтатарскиесказки хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Акцияне үткәрү урыны теләсә кайда: китапханә, балалар бакчасы, мәктәп, өйдә булырга мөмкин.
Акциядә катнашучы сертификатын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге китапханә төркеме битендә 12-13 декабрьдә йөкләп алырга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз