Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сызрань шәһәрендә татар теле курсларының йомгаклау дәресе узды
Чарада шулай ук «Татарча диктант-2019» Бөтендөнья акциясе нәтиҗәләре буенча сертификатлар тапшырылды.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәре Татар мәдәният үзәгендә берьюлы ике мөһим чара – татар теле һәм әдәбияты курсларының йомгаклау ачык дәресе, шулай ук «Татарча диктант-2019» Бөтендөнья акциясе нәтиҗәләре буенча сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәтиҗәләрне Татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе, «Татар мәдәнияте үзәге» проекты җитәкчесе Ринад Шәрәфетдинов ясады. «Без – Россия татарлары, Сызрань татарлары, халкыбыз, мәдәниятебез, телебез турында горурланып сөйлибез. Ә иң мөһиме - без бергә, бергә булганда бар эш тә килеп чыга! Төп эшләре белән бергә курсларны әзерләү һәм үткәрү буенча күп хезмәт башкарган укытучыларыбызга аерым рәхмәт.
Күп эшләнде, туган телне саклау өчен тагын да күбрәк эшләнәчәк, - диде ул - Ә бүген, безнең «Татар мәдәнияте үзәге» проектына йомгак ясап, без әле «Татарча диктант — 2019» Бөтендөнья акциясендә катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырабыз. Барыбызга да уңыш һәм автономиягә алга таба да актив эшчәнлек телим», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз