news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Татарча укыган бала рус телен начар белә дигән фикер — искелек штампы

Язучы фикеренчә, рус мохитендә яшәгән бала рус телен белмичә кала алмый.

Ркаил Зәйдулла: Татарча укыган бала рус телен начар белә дигән фикер — искелек штампы
Рамил Гали

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татарча укыган бала рус телен начар белә дигән фикерне искелек штампы дип атады.

«Миңа Оренбург өлкәсенең данлыклы Татар Каргалысы авылында булырга туры килде. Татар балалары йөргән бакчада мәктәп директоры күрсәтмәсе нигезендә бөтен чаралар рус телендә бара. Янәсе, бала мәктәпкә килгәндә рус телен әйбәт белергә тиеш, чөнки киләчәктә имтиханнар рус телендә булачак. Бу бик иске штамп. Элек, бәлки, татарча укыган бала рус телен начар белгәндер. Хәзер бит бөтен мохит рус телендә», — диде Ркаил Зәйдулла.

Язучы фикеренчә, рус мохитендә яшәгән бала рус телен белмичә кала алмый. «Бүгенге көндә балаларга татар телендә аралашу җитмәгән шартларда, киресенчә, татарча укытырга кирәк», — диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100