Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туймазының “Калфаклы сандугач”ы
Эльвина Галиева Казанда Сара Садыйкова исемендәге конкурста җиңү яулаган.
(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). Туймазы 1 нче интернат-мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Галиева Казанда үткән Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” татар җыры һәм музыка уен кораллары IХ төбәкара ачык фестиваль-конкурсында өченче дәрәҗә дипломга лаек булды, дип хәбәр итә “Кызыл таң” газетасы матбугат хезмәте.
Җитәкчесе, 1нче интернат-мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова әйтүенчә, Эльвина бәйгедә Башкортстаннан бердәнбер катнашучы булган.
Конкурс шартлары буенча, кыз Сара Садыйкованың бер әсәрен башкарган. Икенче этапта исә көен үзе язган җырны җырлап ишеттергән.
Эльвина Галиева алга таба тормышын сәнгать белән бәйләргә ниятли. Ә әлегә Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен тырышып укый, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз