Илдус Тархановка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге тапшырылган

РФ Консулы, Россия хезмәттәшлеге федераль агентлыгы рәисен бүләкләнү хакында Казакъстанның Татар һәм башкорт этномәдәни берләшмәләре ассоциациясе президенты Тәүфикъ Кәримов шәрехли

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Алматының Демократия йортында РФ Консулы, Россия хезмәттәшлеге федераль агентлыгы рәисе Илдус Тархановка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медале бирелгән. Татарстан җитәкчелеге йөкләмәсе буенча, дәүләт бүләген Татарстанның Казакъстандагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Рафаил Аблаков тапшырган. Тантанада катнашкан этномәдәни берләшмәләр ”Илдәш” гуманитар үсеш үзәге, Алматы милли мәдәният үзәге җитәкчеләре һәм активистлары, шәһәр мәслихәте депутаты һ.б. котлау белән чыгыш ясаган.

Казакъстан җирендә гомер итүче татар җәмәгатьчелеге өчен 27 октябрьдә булган әлеге тантананы, бик үзенчәлекле вакыйга, дип бәяли Казакъстан Республикасы Татар һәм башкорт этномәдәни берләшмәләре ассоциациясе президенты Тәүфикъ Кәримов. Быел гыйнварга кадәр соңгы 5 ел дәвамында Илдус Тарханов Татарстанның Казакъстандагы вәкаләтле вәкиле булып эшләгән вакытта вәкиллекнең Казакъстан һәм Россия, Татарстан халыклары дуслыгын ныгытуга, ике дәүләт арасында һәр як өчен файдалы икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек эшенә йогынтысы зур булды: нефть һәм газ, нефть химиясе, автомобиль һәм авиация тармакларында эшлекле элемтәләр гадиләште, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Казакъстандагы гастрольләре, Казакъстан белән Татарстан иҗат коллективлары арасында үзара алмашлар И.Тарханов катнашында традиционга әйләнде. РФ Консулы һәм Россия хезмәттәшлеге федераль агентлыгы рәисе сыйфатында да ул татар һәм башкорт этномәдәни бергәлеге ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә ярдәмен күрсәтә тора, дип шәрехли Тәүфикъ әфәнде.

 

Искәртеп үтәбез: “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисади, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисадын һәм фәнни куәтен арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнә.