news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфадагы татар язучысы 85 яшьлек юбилеен билгели
Башкортстандагы танылган татар язучысы Әхнәф Бәйрәмов үзенең күркәм юбилеен билгели
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 2 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар язучысы Әхнәф Бәйрәмов үзенең күркәм юбилеен билгели.
85 яшь тулды каләм әһеленә. Шушы олуг юбилеена талантлы милләттәшебез зур бүләк алды. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында Әхнәф аганың “Чыныгу еллары” исемле романы татар телендә басылып чыкты.
Фронтовик язучы өчен туган көнен билгеләгәндә тагын бер куанычлы хәл булды. “Китап” нәшриятының баш мөхәррире урынбасары Олия Гыйләҗетдинова белән нәшриятның Башкортстан халыклары әдәбияты секторы мөдире, татар шагыйрәсе Динә Морзакаева ветеранның фатирына килде. Һәм буш кул белән түгел. Үзләре белән Әхнәф агага күчтәнәчкә аның яңа гына дөнья күргән китабының ун данәсен дә алып килгән иде.
Ә. Бәйрәмовның “Чыныгу еллары” романы китабы 2 мең данәдә нәшер ителгән. Бу әсәр укучыларны Бөек Ватан сугышы елларына алып кайта. Йөгерек тел белән язылган роман фронтовик язучының иҗатында югары баскыч булды.
Әхнәф Арслан улы 1923 елда Чакмагыш районының Чиялекүл исемле матур татар авылында туып үсә. 1941 елда урта мәктәпне тәмамлап, хәрби хезмәткә алына ул. 1942 елда Златоуст хәрби инженерлар училищесын тәмамлаганнан соң, полкның инженерлар хезмәте башлыгы һәм инженер минерлар ротасы командиры вазыйфасында төрле фронтлардагы алышларда катнаша Ә. Бәйрәмов.
Сугыштан соң үзен журналистикага һәм язучылык эшенә багышлый талантлы милләттәшебез. “Кызыл таң” татар газетасында, аннан соң озак еллар Башкортстан Язучылар берлеге аппаратында төрле вазыйфалар башкара. Шул ук вакытта җимешле иҗаттан да аерылмый Ә. Бәйрәмов. Бер-бер артлы “Күмелмәс эзләр”, “Җиңүчеләр”, Энҗеләр” исемле проза җыентыкларын бастырып чыгара ул.
Бүгенге көндә дә әдәби иҗаттан аерылмый өлкән юбиляр. Истәлекләр язу белән мәшгуль Әхнәф Бәйрәмов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot