Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Тере тарих – Шәҗәрә бәйрәме» дигән фестиваль узачак
Фестивальнең төп максаты – гаиләнең ролен, аның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен саклау һәм яңадан торгызу.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 3 сентябрьдә Казанның Мәрҗани мәчете «Kilen», «Rclub»компанияләре, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте үзәге белән берлектә бөтен гаилә өчен «Тере тарих – Шәҗәрә бәйрәме» дигән фестиваль үткәрә.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальне үткәрү урыны очраклы рәвештә генә сайланмаган. Татар бистәсе – Казан үзәгендә урнашкан тарихи һәйкәл ул. Әлеге урын үткәннәргә алып кайта һәм Татарстанда яшәүче барлык халыкларны да берләштерә.
Фестивальнең төп максаты – гаиләнең ролен, аның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен саклау һәм яңадан торгызу. Нәселдән килгән кыйммәтләр кешенең культурасына йогынты ясый, җәмгыятьне тагын да гуманлырак итә.
Фестиваль Мәрҗани скверында 16.00-20.00 сәгатьләрдә узачак.
Чараны Татарстанның атказанган артистлары, театр һәм кино актерлары Лилия һәм Илнар Низамиевлар алып барачак. Фестивальнең махсус кунаклары: Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Ренат Вәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз