news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Печән базары» фестивале быел беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә үткәреләчәк

Фестиваль шәһәр көнендә 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«Печән базары» фестивале быел беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә үткәреләчәк
Рамил Гали

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 5 сентябрь Әлмәт шәһәре һәм нефтьчеләр көне бәйрәмендә беренче тапкыр «Печән базары» фестивале узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе Ленария Мөслим сөйләде.

«Фестивальне районнарда оештырып карарга ниятләр бар иде. Шулай итеп, „Печән базары”н Әлмәткә алып чыгарга булдык. Әлмәт — яшь шәһәр, анда яшьләр дә күп. Фестивальне дә "Печән базары": Әлмәт белән танышу“ дип атадык. „Печән базары“ — сату, алу, туклану гына түгел, ул балалар, уку, лекторийлар һ.б. мәйданчыгы да. Әлмәттә барлыгы җиде мәйданчык булачак», — диде ул.

Ленария Мөслим сүзләренчә, фестивальдә 25кә якын дизайнер үзенең продукциясен тәкъдим итәчәк. «Казандагы фестивальдә чит төбәкләрдән дә килгәннәр иде, Әлмәттә исә бары тик Татарстан дизайнерлары гына булачак. «Яр Чаллыдан URBANTATAR оешмасы киләчәк, Әлмәттән «Че гуглит татар кызы» төркеме авторы Динара Зиннәтова «Бәхет. Счастье по-татарски» китабы белән таныштырачак. Фестиваль 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр булачак», — дип әйтте ул.

«Печән базары» фестивален Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

«Печән базары» фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту. Печән базары ул чордагы Казан татарларының мәдәни һәм иҗтимагый үзәге булып торган.

Бүгенге Нурулла мәчете исә ул елларда «Печән базары мәчете» дип аталган. Шушы чорның мохитен төгәлрәк кабатлау өчен 2013 елдагы ярминкәдә махсус дресс-код булдырылган иде — барлык катнашучылар XX гасыр башына хас булган милли киемнән килергә тиеш булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100