news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Үз җиремдә — үз телем» китабын тәкъдим иттеләр

Китапны Мәскәү Татарлары штабы һәм «Аксу» продюсерлык үзәге чыгарган.

Казанда «Үз җиремдә — үз телем» китабын тәкъдим иттеләр

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 1 июльдә Казанның «Гранд Отель» кунакханәсендә «Үз җиремдә — үз телем» китабын тәкъдим иттеләр. Чараны Илдар Кыямов алып барды. Очрашуга Татарстанда чыга торган басмаларның баш мөхәррирләре һәм журналистлары, галимнәр, шагыйрьләр, иҗтимагый оешмалар, музей рәисләре, театр һәм иҗади берләшмәләр җитәкчеләре, КФУ кафедралары мөдирләре, фән докторлары килгән иде.

Китапны Мәскәү Татарлары штабы һәм «Аксу» продюсерлык үзәге чыгарган. Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев бу басманы татар халкының үсеш стратегиясенең аерым томы итеп җыярга була. Ул әлеге китапны бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарлар өчен маршрут картасы дип атады, һәр оешма, гаилә, төркем анда үзе өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүмат таба ала. 

Алга таба китапның аудиоверсиясен чыгару һәм аны латин теленә тәрҗемә итү планлаштырыла, чөнки читтә яшәгән татарлар тарафыннан да кызыксыну барлыкка килгән. Якын арада татарлар яшәгән 20 шәһәрдә китапны тәкъдим итү кичәләре узачак.  

Китап авторларының берсе Рабит Батулла аның эчтәлеген югары бәяләде. Аның әйтүенчә, бөтен төрки халыклар да туган телне «ана теле» дип атый, бу әни кеше алдында баш июне аңлата. Әниләр кайгырту, тәрбия, мәхәббәт бирә. Рабит Батулла фикеренчә, хәзерге әниләр шовинистлар тегермәненә су коя. Бездә хәзер «татар теле» дип әйтә башладылар. Бу китапны шовинизмга, шул исәптән тел шовинизмына да каршы тору дип атарга була. Рабит Батулла статистиканы да тәнкыйтьләде, хәзерге вакытта дөньяда кимендә 20 миллион татар яши дип саный ул.

«Мәгариф» Милли белем бирү ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин татарлар бар өлкәдә дә югары потенциалга ия «көндәш» халык булып санала, диде. Ул әйткәнчә, 1936 елда башланган һәм Сталин тарафыннан контрольдә тотылган җанисәп татарларның санын һәм аларның дәүләттәге ролен киметкән. Һәм бу традиция һәр җанисәп вакытында әле дә дәвам итә.  

Психолог, Мәскәү Татарлары штабының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел мондый китаплар милли тәңгәллекне үстерүгә өлеш кертә. Бу китапны кулына алган һәм укыган һәркем үзен китапның авторлары белән чагыштырачак, чөнки авторлар барысы да бик ихлас булган. Мондый китаплар иҗтимагый оешмаларның китапханәләрендә күбрәк булган саен, татарча түгәрәкләр, балалар бакчалары барлыкка килү шансы да арта.

ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров әйтүенчә, китап авторлары безгә ата-бабаларыбызның югалган белемнәрен яңадан аңлау һәм яңадан торгызу кирәклеге турында искәртә. Ул шулай ук вакытлар узгач күңел ачу чарасына гына әверелеп калган Сабантуй бәйрәменең фәлсәфи мәгънәсен дә билгеләп үтте. Мәдәниятләр диалогын һәм рухи кыйммәтләрне чагылдыра торган татар йолаларының һәм чараларының күбесе хәзер үзләренең мәгънәви асылын югалткан.

Татарстанның халык артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев глобальләшүгә карамастан, үз халкының тарихына, гореф-гадәтләренә тугрылыклы яһүдләрне мисал итеп китерде. Ул шулай ук, иҗатта, фәндә һәм мәдәнияттә үз илләренең чикләрен узган кешеләрне — халыкның йөзе, дип әйтте. Мондый китапларның язылуы мөһим, чөнки яңа буыннарда да Нуриев, Тукай һәм Шәймиевләр булырга тиеш. Татарлар турында бөтен дөнья белергә тиеш.

Чыгыш ясаган һәркем гаиләдә тәрбия һәм ата-аналардан балаларга гореф-гадәтләрне тапшыру мөһимлеге турында да әйтте. Табиб Рөстәм Бакиров үзенең балаларына китап нөсхәләрен таратуын һәм гаиләсе белән аның эчтәлеге хакында фикер алышырга җыенуын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100