news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1924 елда ТАССРда татарча белмәгәннәргә эштән куу боерыгы кабул ителгән булган

КФУ галиме Зоя Кириллова, ТАССРда татар теленә дәүләт статусы бирү турындагы карарны санга сукмаучыларга каршы кабул ителгән катгый карарлар турында сөйләде.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, галимә Зоя Кириллова 1924 елның 31 гыйнварында Татар күн трестының хезмәткәрләренә чыгарган татар теле мәсьәләсе буенча карары турында сөйләде. Боерыкта татар телен өйрәнергә теләмәүчеләрне эштән чыгарырга, дип язылган булган.

«Курсларны сәбәпсез калдырган хезмәткәрләр җәзага тартылачак: бер дәрес калдырган өчен — катгый кисәтергә, ике дәрес өчен — бер көнлек хезмәт хакларын Һава флоты файдасына алып калырга, өч дәрес өчен — трест идарәсе һәм профсоюзга әлеге хезмәткәрне Татар үзәк башкарма комитеты боерыгын үтәмәве өчен эштән чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итәргә», — диелә боерыкта ди галимә.

Зоя Кириллова 1921 елның 25 июнендә татар теле рус теле белән беррәттән дәүләт теле булып игълан ителүен, декретның кереш өлешендә Татар үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы бөтен дәүләт совет оешмаларында татар телен мәҗбүри кертергә карар бирүләре турында искәртте.

«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, татар телен гамәлгә кую процессы унбиш ел чамасы дәвам итә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «ХХ гасырда — XXI гасыр башында милли төбәкләрдә тел вазгыяте һәм тел ландшафты» дигән темага халыкара конференциясендә.

Галимә аңлатуынча, 1921 елда татар теле дәүләт теле буларак игълан ителгәч, татар теле курслары оештырыла. Курслар мәҗбүри рәвештә түгел, ә теләгәннәр өчен генә оештырылырга тиеш була. Әмма рус хезмәткәрләренең татар телен өйрәнүгә шактый салкын карашы нәтиҗәсендә, кайбер оешмалар һәм комиссариатлар татар телен өйрәнүне мәҗбүри итеп куя.

«Татар телен дәүләт теле итү гражданнар сугышы, ачлык, җимереклек, гарәп алфавитын латин язуына алыштыру, кискен иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, аяусыз шәхес культы һәм массакүләм репрессияләр чорында алып барыла. Бу шартларга да карамастан, әлеге процесс билгеле бер дәрәҗәдә үз функцияләрен үти», — дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100