news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алсу Сафина Мәскәүдә узачак Сабантуйда татар халык ашлары пешерәчәк

Җырчы кызлары белән өчпочмак, бәрәңге шулпасы һәм токмач ашын әзерләячәк.

Алсу Сафина Мәскәүдә узачак Сабантуйда татар халык ашлары пешерәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Сафина кызлары Микелла һәм Сафина белән Мәскәүдә онлайн узачак Сабантуйда татар халык ашлары әзерләячәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.

«4 июльдә уздырылачак Мәскәү Сабантуеның йолдызлы кунагы булып Алсу Сафина киләчәк. Ул кызлары белән яраткан татар ашларын пешереп күрсәтәчәк. Алсу үзен сәхнәдә генә түгел, аш-суда да оста икәнлеген күрсәтте. Тамашачылар Алсу белән бергәләп ашларны пешерә алачак», — диде Фәрит Фарисов.

Алсу Сафина кызлары белән яраткан ризыкларын пешерәчәген әйтте. «Быел Сабантуй безне онлайн форматта булса да берләштерә. Кызларым белән өчпочмак, бәрәңге шулпасы, токмач ашын пешергән мизгелне карамыйча калмагыз», — диде җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100