news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихы» проекты старт алды

Уникаль видеогид йөз блогер һәм танылган татарстанлыларның республикадагы яраткан урыннары турында хикәяләрен берләштерә.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихы» уникаль проекты старт алды. Аны республика блогерлары берләшмәсе һәм «К9»коммуникацион агентлыгы башлап җибәрде.

Видеоогид йөз спикерны, нигездә, төрле өлкәләрдә танылган эшлеклеләрнең, аларның республикада яраткан урыннары турында хикәяләрен берләштерә.

Проект социаль челтәрләрдән файдаланучыларны республиканың уникаль урыннары белән таныштыруга, ТАССР тарихының мөһим эпизодларын искә төшерүгә һәм төбәкнең ничек үсүен һәм үзгәрүен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Блогерлардан тыш, проектның спикерлары иҗтимагый фикер лидерлары, танылган артистлар, музыкантлар һәм спортчылар, шулай ук гади татарстанлылар булачак. Алар көн саен өч ай дәвамында республиканың әһәмиятле урыннары турында сөйләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100