news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә басыла торган журналда татар галиме Рәшит Рәхмәти Арат турында мәкалә чыккан

Татар филологы Роза Корбан «Төрки дөнья тарих һәм мәдәнияте» журналында галимнең тормыш юлы һәм хезмәтләре турында тәфсилле мәгълүмат биргән.

Төркиядә басыла торган журналда татар галиме Рәшит Рәхмәти Арат турында мәкалә чыккан
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Анкара шәһәрендә яшәүче филолог, язучы Роза Корбан танылган татар тюркологы, профессор Рәшит Рәхмәти Арат (1900-1964) турында мәкалә чыгарган. Ул «Төрки дөнья тикшеренүләре фонды» ның «Төрки дөнья тарих һәм мәдәнияте» журналындагы май-июнь ае санында галимнең тууына 120 ел туу уңаеннан нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Хәзерге Әтнә районына кергән Иске Әҗем авыл егете Рәшит Рәхмәти Арат бүгенге Казахстанның Кызылъярына, Маньчжуриянең Хәрбиненә, Алманиянең Берлинына, Төркиянең Истанбулына, хәтта Англиянең Лондонына кадәр барып җиткән һәм зур уңышларга ирешкән», — дип билгеләп үтте ул.

Мәкаләдә Рәшит Рәхмәти Аратның тюркология өлкәсенә керүендә Польша татары Якуп Синкевичның роле зур булганлыгы әйтелә. «Аның белән ул Берлинда таныша, ул вакытта Синкевич Берлин университетында немец тюркологы Бангның укучысы була. Шуны да әйтергә кирәк, Арат яшәгән барлык җирдә мәдәни хәрәкәтләрдә әһәмиятле урын алып торган, төркилек мәсьәләләре белән якыннан кызыксынган», — диелә язмада.

Шулай ук, мәкаләдә галимнең тырышлыгы белән Ислам энциклопедиясе төзелгәне, 1961 елында оешкан Төрки мәдәнияте тикшеренүләре институты оештыручыларыннан һәм анда төрле җитәкче вазифаларын башкаруы, гомеренең соңына кадәр Анатолия китапханәләрендә гарәп хәрефләре белән язылган борынгы әсәрләрне тикшерүе һәм аларның каталогын төзү теләге белән янып йөрүе турында әйтеп кителә.

«Гыйльми эшчәнлеген Бангның укучысы буларак башлап җибәргән, тормышын төрки тел белеменә багышлаган татар галименең бик күп сандагы хезмәтләренә килгәндә, „Кутадгу билиг“не әйтмичә булмый. Бу әсәр аның тарафыннан детальле өйрәнелгән һәм башкачарак аңлатылган — галим яңа фикерләр тәкъдим иткән, заманына яраклаштырган», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, бу турыда Мичиган университеты профессоры, тюрколог Тимур Коҗаоглу тарафыннан оештырылган «Тюркология» семинарында да әйтелгән. «Әлеге семинарның темасы да „35 елдан соң Кутадгу билиг очрашуы“ („35 yıllık Kutadgu Bilig Buluşması: 1985-2020“) иде. Рәшит Рәхмәти Арат галимнәрнең теленнән төшмәде», — дип сөйләде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100