news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим Рафис Шәймардановның яңа китаплары дөнья күрде

Сургут дәүләт университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Рафис Шәймарданов ике яңа китабын тәкъдим итте: “Педагогические технологии” һәм “Основы педагогической ориентации”

(Төмән, 2 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Тубыл шәһәрендә булып үткән Булат Сөйләйманов укуларында Сургут дәүләт университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Рафис Шәймарданов ике яңа китабын тәкъдим итте: “Педагогические технологии” һәм “Основы педагогической ориентации”.
Галимнең куелган темалар буенча фәнни нигезгә салып бай педагогик хезмәт тәҗрибәсен туплап күрсәткән бу хезмәтләре конференциядә катнашучыларда тирән кызыксыну уятты. Шулай ук ул китапларның мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, студентлар һәм мәгариф өлкәсендә фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнүчеләр өчен кызыклы һәм ышанычлы ярдәмлек буларак практик әһәмияте дә күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot