news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милләттәшебез Миңнислам Сапаров тәрбияләгән көрәшчеләр сынатмаячак

Милләттәшебез Миңнислам Сапаров тәрбияләгән көрәшчеләр сынатмаячак

(Бишкәк, 2 июнь, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). 15-26 июньдә Мәскәүдә үзара хезмәттәшлек итүче һәм Балтыйк буе илләре, шулай ук Россия төбәкләре яшьләренең төрле спорт төрләре буенча уеннары була.

Кыргызстан үзара хезмәттәшлек иткән илләр вәкиле буларак, бу уеннарда барлык спорт төре буенча да командалар һәм аерым спортчылары белән катнашачак. Республика спортчылары делегациясе составында Кыргызстанның атказанган тренеры, ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы, милләттәшебез Миңнислам Сапаровта тәрбияләнгән спортчылар да бар. М.Сапаровның укучылары көндәшләре өчен дәһшәтле көч булып тора, чөнки алар Азия һәм Кыргызстан чемпионатлары призерлары һәм төрле халыкара турнирларда җиңеп чыккан халыкара класслы спорт осталары. Әле дә Миңнислам әфәнде үзе тәрбияләгән көрәшчеләрнең республикага җиңү яулап кайтуларына нык ышана.

news_right_1
news_right_2
news_bot