Авыл халкы әхлак үрнәге булып торган ак әбине кайнар котлады

Авыл халкы әхлак үрнәге булып торган ак әбине кайнар котлады

(Ульяновски, 2 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсе Николаев районының Татар Сайманы авылында яшәүче Акилә әби Ямбаевага 100 яшь тулды. 100 яшь – тулы бер гасыр, дигән сүз. Хак Тәгалә мондый бәхетне һәркемгә бирми. “Хезмәт, бары тик хезмәт кенә - бәхет терәге”, - ди ак әби.

Ә тормыш аны нык камчылаган: ап-ак чәчләр, буразналы куллар – шуңа дәлил. Акилә әби гади игенче гаиләсендә туа. Әтисе Алимҗан ага кырыс холыклы, әмма гадел була. Хезмәт сөю дә – аның үрнәге, аның мирасы. Әнисе Хадичә исә балаларын үз үрнәгендә сабыр, тугры, игелекле итеп тәрбияләгән. Ассызыклап әйтик: сүз белән түгел, үзенең көнкүреш үрнәге белән. Акилә дә, башка туганнары кебек үк, дини тәрбия ала. 5 яше дә тулмаган вакытта Әфтияген тотып мәдрәсәгә йөгергән һәм анда алты ел буе белем эстәгән. Бүген дә алдында Корьән-Кәрим һәм дисбе.

Мөселманча яшәү – озын гомерле булуның икенче сере, ди ак әби. Ә өченчесе – картайган көндә дә беренче һәм соңгы саф мәхәббәт хисләрен саклау. Бик иртә чыга ул кияүгә – 17 яшендә үк. Идел буе төбәкләрендә ачлыкның котырынган чагы. Яшь гаилә бәхет эзләп Новомосковски шәһәренә килеп туплана. Икесе дә хәрби заводка эшкә урнаша. Алда - сугыш. Закирны сугышның икенче көнендә үк армиягә алып китәләр. Өч балалы Акилә туган авылы Сайманга кайтып егыла. Төпчеге Фатыйхка нибары ике-өч ай була. Күз алмасыдай Закирының “1943 елның 8 маенда батырларча һәлак булуы” турындагы кара кәгазь яшь ханымның бәгырьләрен телгәли. Ләкин яшәргә кирәк, үзе өчен түгел – нарасыйлары өчен. Көне-төне эш һәм балаларын кеше итеп үстерү – яшәешенең төп мәгънәсенә һәм эчтәлегенә әйләнә.

Һәм Акилә әбинең бүген сый-хөрмәттә килене белән сайрашып яшәвенә нигез дә нәкъ шул елларда салынгандыр. Акилә әби килене Рәйсә белән 44 ел буе чөкердәшеп, серләшеп яши. Рәйсә ханым да итагатьле: өй тирәсе – гөлбакча, әбигә 3 онык бүләк иткән, мал-туар тоткан, колхоз эшендә дә үзенең тырышлыгы белән танылган. “Әнкәй һәрвакыт сабыр булды, каты сүз әйтмәде, бер-беребезне аңлап, үзара ихтирам белән яшәдек. Төп терәгем, киңәшчем ул минем”, - ди Рәйсә ханым.