4 июньдә Чехиянең татар җәмгыяте Сабантуйга җыела

4 июньдә Чехиянең татар җәмгыяте Сабантуйга җыела

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). 4 июньдә Прагадан ерак түгел Вызловка дип аталган урында Чехиянең татар җәмгыяте Сабантуй оештыра. Бәйрәмдә 70тән артык кеше катнашыр дип көтелә, алар, нигездә, Чехия башкаласыннан. РФнең Чехиядәге Илчелеге вәкилләре дә чакырылган. Милли уен-бәйгеләрдән тыш, “чех” Сабан туен татарча көрәш тә бизәячәк. Дөрес, батырга бәрән түгел, башка “милли” бүләк биреләчәк.

Сабантуй Прагада өченче ел рәттән үткәрелә, анда татарлардан тыш, Россиядән чыккан башка халык вәкилләре, чехлар үзләре дә катнаша. Чехия татарларының рәсми теркәлгән иҗтимагый оешмасы юк, әмма алар үз интернет-сайтларында берләшеп, төрле чаралар, очрашулар уздыра.