Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хабаровскида “Сабан туе гүзәле” бәйгесендә төрле милләт вәкилләре катнаша ала
Җиңүче кыз Хабаровски өлкәсендә 8 июльдә узачак Сабан туе символы булачак.
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Хабаровскида “Сабан туе гүзәле-2018” бәйгесендә катнашу өчен төрле милләт вәкилләре арасында кастинг игълан ителде. Бу турыда Хабаровски хәбәрләре яза.
Җиңүчегә "Алтын түбәтәй" бүләк итәчәкләр. Бу кыз Хабаровски өлкәсендә 8 июльдә узачак Сабан туе символы булачак, дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.
Конкурста катнашу өчен 16 яшьтән 28 яшькәчә төрле милләт вәкилләреннән гаризалар кабул ителә. Кызларга үзләре турында сөйләргә һәм туган телләрендә иҗади номер тәкъдим итәргә кирәк булачак.
Кастинг 4 майда 19.00 сәгатьтә Хабаровск шәһәре, Фрунзе урамы, 63 йорт адресы буенча узачак.
“Сабан туе гүзәле” Ерак Көнчыгыш территориясендә Россия халыкларын берләштерүче проект буларак эшләнә. Аны Хабаровск шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз