news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яз гүзәле» бәйгесендә «Татар-информ» журналисты катнаша

Җиңүче 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә билгеле булачак.

«Яз гүзәле» бәйгесендә «Татар-информ» журналисты катнаша
Энҗе Габдуллинаның шәхси архивыннан

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Энҗе Габдуллина катнаша.

Укучылар Энҗе Габдуллинаны күбрәк спорт темасына, аеруча татар көрәшенә багышланган мәкаләләр аша белә.

Быел «Яз гүзәле» конкурсы уникенче тапкыр үткәрелә. Бәйге яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Финалга Казанның 8 югары уку йортыннан 10 кыз үткән. Моңа кадәр алар аш-су осталыгы, интеллектуаль бәйгеләр буенча этаплар узган.

Быел онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан кызга «Халык мәхәббәте» номинациясе тапшырылачак. Әлеге номинациядә тавыш бирү «Интертат» сайтында уза. Тавыш бирү 6 апрельгә 23 сәгать 59 минутка кадәр барачак.

Җиңүче исеме 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә билгеле булачак. Яз сылуын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре башкарма хакимияте, Казан дәүләт энергетика университеты хезмәткәрләре һәм блогерлардан торган жюри сайлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100