news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллинның Башкортстандагы музее өч бүлмәдән торачак

Хәзер безнең өйдә тартмаларга тутырылган әйбере тора, аларны музейга тапшырасы бар, ди Клара Миңнуллина.

Роберт Миңнуллинның Башкортстандагы музее өч бүлмәдән торачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар китабы йортында Татар китабы йорты Клара Миңнуллина һәм балалар белән очрашу оештырды. Роберт Миңнуллинның хатыны Клара Миңнуллина шагыйрьнең Башкортстанда ачылачак музее турында сөйләде.

«Башкортстанда, Робертның туган авылында, музей ачарга җыеналар. Безгә Роберт исән чакта ук өч бүлмә бирделәр. Берсе китапханә, икесе музей булачак. Бүлмәләрне ремонтладылар. Хәзер безнең өйдә тартмаларга тутырылган әйбере тора, аларны музейга тапшырасы бар», — дип сөйләде ул.

Клара Миңнуллина балалар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укысын, ятласын иде, дигән теләген белдерде.

Ул чараларга беренче тапкыр чыгуы турында әйтте. «Мондый чараларга кызыбыз Таңсылу йөри. Минем бер ел инде кеше арасына чыкканым юк иде, Беренче итеп сезне күрәм, балалар. Роберт киткәннән соң, китапларын да укый алмыйм, күңелгә тия», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100