news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь татарлары Арча сәхнәсендә чыгыш ясады

Пермь татарларының һәр биюе тарихы, киемнәр тегү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Пермь татарлары Арча сәхнәсендә чыгыш ясады
https://tatar-congress.org/

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). lX Татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында милли мәдәниятебез юнәлешендә күркәм чаралар бара. Пермь делегатлары Арча көллияте студентлары белән очрашты. Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков алып барды.

Шулай ук, 1 апрель көнне, Г.Тукай исемен йөрткән көллияттә Тукай айлыгы ачып җибәрелде. Очрашуда Пермь шәһәреннән килгән «Гүзәл Чулман» бию ансамбле дә катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пермьнән килгән кунаклар Арчалыларның җырлы-моңлы каршылавына үз күчтәнәчләре — бер кочак биюләре белән килгән. Пермь һәм Арча төбәге бүген бер сәхнәдә! Җитәкчеләре Гөлүзә ханым Пермь татарларының һәр биюенең тарихы, киемнәр тегү үзенчәлекләре турында аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot