news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясе уздырырга ниятлиләр

Конференциядә Мөслим районының төрле чорлардагы тарихы турында сүз барачак.

Мөслимдә Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү конференциясе уздырырга ниятлиләр
Солтан Исхаков

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елның 19 һәм 20 маенда Мөслимдә Бөтенроссия туган төбәкне өйрәнү буенча тарихи конференция үткәрергә җыеналар.

«Конференция Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары ярдәме белән узачак. Чарада „Россиянең татар авыллары“ бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан, Идел буе һәм Уралның әйдәп баручы галим, белгечләр, туган төбәкне өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак», — диде «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов.

Конференциядә борынгы, урта гасыр, Яңа вакыт һәм XX–XXI гасыр башларында Мөслим районының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнү планлаштырыла.

«Ахырда Мөслим районы һәйкәлләре һәм Ык елгасы бассейны турында мәкаләләр һәм монография бастыру күз уңында тотыла», — диде Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100