news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютуб каналында коронавируска каршы көрәштә татарлар эшчәнлеге турында сөйләделәр

CONVID-19 тестын ясый торган «Вектор» үзәге белән Ринат Максутов җитәкчелек итә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). «Дөнья татарлары» Ютуб каналында «Коронавируска каршы көрәштә татарлар өлеше» турында махсус чыгарылыш булды. KazanFirst интернет-порталы журналисты Илнур Ярхәмов Новосибирскидагы татар галимнәре Максутовлар династиясе һәм аларның коронавирус белән көрәштәге эшчәнлеге хакында сөйләде.

Журналист Россиядә коронавирусны ачыклау буенча теркәлгән дүрт тестның икесе «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге эшләнмәләре булуын әйтте. Ә бүген илдә мондый тестларга ихтыяҗ зур.

CONVID-19га тестны 20 мартка кадәр бары тик «Вектор» үзәге хезмәткәрләре генә үткәрә. Бу үзәк белән җитәкчесе Ринат Максутов җитәкчелек итә. Хәзер әлеге технологияләрне Россиянең башка үзәкләре дә файдалана ала.

Бүгенге көндә Максутовның фәнни үзәге көн саен коронавируска тикшерү өчен йөз меңгә якын тест җитештерә. Учреждениедә тестлар запасы 700 мең чамасы. Үзәк хезмәткәрләре коронавирус авыруы таралуга каршы көрәштә армый-талмый эш алып бара, дип сөйли журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100