420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында теләге булган һәркемне «Википедия» ирекле энциклопедиясенә татар телендә мәкалә язарга чакыралар. Татар телен яхшы белгән һәм бәйгедә катанашырга теләгән кешеләрнең эшләрен 19 апрельгә кадәр кабул итәләр. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Барлыгы алты җиңүче сайланачак. Җиңүчеләр 5 мең сум акчалата премия һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең истәлекле бүләкләрен алачак. Призлар фонды Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан тәкъдим ителә. Бүләкләр фондының тулаем күләме 30 мең сумны тәшкил итә.
Бәйге өч номинация буенча үткәрелә: ⠀
Мәкаләнең татар телендә язылган булуы шарт. Нәтиҗәләр 26 апрельгә кадәр чыгарыла, диелә бу хәбәрдә.
Бәйгене Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.