news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сахалин татарлары шәҗәрә бәйгесе игълан иткән

Конкурс 2022 елның 1 мартыннан 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Сахалин өлкәсендә «Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» дип аталган Сахалин өлкәсе оешуга 75 ел тулуга багышланган конкурс башланып киткән.

«Әлеге конкурс РФ һәм Сахалин өлкәсендә яшәгән, тамырлары татар булган кешеләр өчен. Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә һәм хөрмәтләргә тиеш. Гаилә бер кечкенә дәүләт кебек, аның үзенең кануннары, гадәтләре бар. Борынгы бабаларыңның тарихын белмичә, лаеклы киләчәк төзү мөмкин түгел», — ди Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова.

Конкурс 2022 елның 1 мартыннан 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне котлау 26 июньгә билгеләнгән. Конкурста 8 яшьтән алып катнашырга мөмкин.

Конкурсның оештыручылары: «Туган тел» Сахалин региональ иҗтимагый оешмасы, Сахалин татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре этнографик музее.


news_right_1
news_right_2
news_bot