news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар өчен «Туган тел көне» үткәрелде

Барлык катнашучыларга «Татарча әлифба» һәм бүләкләр тапшырылды.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бөгелмә мөхтәсибәтенең «Подлесный» бистәсе мәчетендә «Туган тел көне» дип исемләнгән балалар бәйрәме узды. Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, мәчет имамнары, мәхәллә халкы катнашты.

Олылар һәм балалар киез итекләрдә хоккей уйнады, спорт эстафеталарында көч сынашты. Кызлар өчен милли ризыклар бәйгесе оештырылды. Шулай ук теләге булган һәр кеше «Минем динем Ислам» викторинасында катнаша алды. Чара ахырында шигырьләр бәйгесе узды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык катнашучыларга «Татарча әлифба» һәм бүләкләр тапшырылды. Шигъри формада татар хәрефләрен истә калдырырга ярдәм итүче әлифба гаиләдә туган телдә сөйләшү кирәклеген искә төшерәчәк, туган телгә мәхәббәт тәрбияләячәк.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте бәйрәм оештырганы өчен «Подлесный» бистәсе мәчете активына рәхмәтләрен белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100