news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул татар һәм башкорт яшьләре Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә милли ризыклар пешергән

Токмачлы аш, өчпочмак, пәрәмәч, бөккән, чәкчәк һәм кош телен йөзләп кеше авыз иткән.

Истанбул татар һәм башкорт яшьләре Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә милли ризыклар пешергән
Рәдифә Абдуллина

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Истанбулда яшәүче татар һәм башкорт яшьләре күренекле татар пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә татар милли ризыкларын пешергән. Чара Истанбул белем һәм мәдәният фонды бинасында Бөтендөнья татар ашлары көненә багышланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Чарада катнашучылар Юныс Әхмәтҗанов үзе һәм татар кулинариясенә керткән өлеше, пешекченең дөнья күләмендә татар ризыкларын таныту буенча эшчәнлеге белән танышты. Токмачлы аш, өчпочмак, пәрәмәч, бөккән, чәкчәк һәм кош телен авыз итте. Халык ашлары — халык культурасының аерылгысыз өлеше. Юкка гына этнографлар аның тормышын аның кухнясыннан тикшерә башламый, ашларда тарих, көнкүреш, холык чагылыш таба», — ди ул.

Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, татар кухнясы туклыклы, гади, әмма шул ук вакытта төрле дә. «Татарстанда 43 район бар. Һәрберсендә ризыкның формасы, исеме үзгәрә ала. Кунакларга бу — чәкчәк, бавырсак, пәрәмәч үрнәгендә аңлатылды. Аннары, төрек кухнясы белән охшашлыклар да бар. Кыстыбый аларда гөзләмә буларак әзерләнә. Әмма гөзләмәнең эче төрле була ала, бездә ул бәрәңге измәсе яки тары боткасыннан ясала», — диде ул.

«Чәкчәк һәм бавырсакның икесе дә камыр һәм балдан әзерләнә, әмма Казан тирәсендәге районнарда вак һәм юка, Казаннан көнчыгыш районнарында исә зур, күперенке итеп ясала. Пәрәмәчкә килсәк, мәсәлән, Әтнәдә ул „үпкә-бавыр пәрәмәче“, Арчада — „кияү пәрәмәче“, Балык бистәсендә — „кулка“, Нурлатта — „ит кәкеше“. Төркиянең Искешәһәр татарлары исә пәрәмәчне „ачык авыз“ буларак белә», — диде аспирант.

Айгөл Зара Кәбирова, истәлекләргә таянып, пешекче Юныс Әхмәтҗановның табынга әйрән куярга яратканлыгын әйтте. «Ашка һәрвакыт катык чыгарганнар. Төрекләрнең табынында да әйрән булмый калмый, катык (төрекләрдә — „йогурт“) яратылып эчелә», — дип аңлатты ул.

Чараны оештыруда Яловада яшәүче татар кызы Гөлнара Сакмар, Истанбулда яшәүче татар кызы Рәдифә Абдуллина, аның кызлары Вилдан һәм Фәйрүзә, чыгышы белән Искешәһәрнең Османия татар авылыннан булган Истанбулда яшәүче Фатьма Варлык һәм кечкенә кызы Зәйнәпнең өлеше зур булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100