Домодедово шәһәрендә яшьләр татар университетын булдыру турында сөйләште

Түбән Новгород яшьләре «Урман күле» өченче яшьләр форумында беренче тапкыр катнашты.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 22-24 февральдә Домодедово шәһәрендә «Урман күле» өченче яшьләр форумы узды. Делегатлар халык санын алу, татар университетын булдыру турында фикер алышты һәм татар телен саклау юллары турында сөйләште. Бу турыда Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәсе сайтында хәбәр ителә.

«Татарлар штабы» ярдәме белән чарада Түбән Новгород, Уфа һәм Ижевск делегатлары катнашты. Түбән Новгородны яшь активистлар Тәнзилә Смелова, Илнур Абдуллин тәкъдим итте.

Алар «Урман күле» форумында беренче тапкыр булды. Һәм һәр делегат «Татарлар штабы»на татар яшьләренең төбәкара элемтәләрен үстерүдә ярдәм иткән өчен зур рәхмәт белдерде.

«Урман күле» форумы татар яшьләрендә лидерлык сыйфатларын булдыру һәм милли аңны үстерү максатыннан үткәрелә. Форум социаль һәм бизнес-проектлар белән танышу, белем һәм тәҗрибә алмашу урыны булып тора.

«Без Мәскәү төбәгенең яшь активистларының актив аралашуы өчен мәйданчык булдырабыз. Ел саен башка төбәкләр яшьләре ныграк тартыла, без моңа чын күңелдән шат», - дип сөйләде форумны оештыручы Римма Гумирова.

«Урман күле» — кызыклы кешеләр белән танышу, аралашу, уртак проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу мөмкинлеге.

Форум кысаларында шулай ук лекцияләр, мастер-класслар, эшлекле уеннар һәм тренинглар узды. Җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин, тарихчы Айрат Фәйзрахманов, татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова белән очрашу булды.