Апаста «Татар кызы-2020» бәйгесендә иң уңган кызлар катнашты

Бәйгенең райондагы йомгаклау туры Каратун мәдәният йортында узачак.

(Апас, 2 март, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апас районы Ябалак авылы мәдәният йортында «Татар кызы-2020» бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Анда төрле авыл җирлекләреннән 11 кыз катнашты. Алар төрле яклап сыналды, сәхнәдә осталыкларын күрсәтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татар кызы яшүсмерләргә, яшьләргә үрнәк булырга тиеш. Алар киенү рәвешләре, төс-кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, сөйләшүләре, телне камил белүләре белән аерылып торсын. Бәйгегә дә нәкъ шундый сөйкемле, гүзәл, сәләтле, озын чәчле, сәләтле кызлар килгән иде. Бәйгедә шундый фикерләр яңгырады.

«Әлмәндәрдән Регина Камалетдинова, Каратуннан Лилия Талипова, Кече Бакырчыдан Ләйсән Вәлиуллина, Карамасардан Инзилә Сәлимгәрәева, Олы Болгаердан Камилә Мөбәрәкшина, Багыштан Ләйсән Вафина, Зур Күккүздән Инзилә Миңнуллина, Дәүләкидән Вероника Кошкина, Кызыл Таудан Ләйсән Мурзина, Тутайдан Луиза Насретдинова, Бакырчыдан Рузилә Кәлимуллина бар да уңышлы чыгыш ясады. Кызларыбыз берсеннән-берсе оста», — диде бәйге өчен җаваплы Регина Мөхетдинова.

Бәйгенең райондагы йомгаклау туры Каратун мәдәният йортында узачак. Анда җиңүчеләрне зона туры көтә.