news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов җанисәп турында: Милләтеңне яшерү – оят

Үз милләтеңне әйтми калу бик сәер, дип саный көрәшче.

Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов җанисәп турында: Милләтеңне яшерү – оят
Солтан Исхаков

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасындагы беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов халык санын алуга карата үз фикерен белдерде.

«Үз милләтеңне яшерү, әйтми калу минем өчен оят булыр иде. «Нинди милләттән?”- дип сорасалар, мин ничек «Татар түгел», — дип әйтә алыйм инде. Бу мәгънәсезлек, бик сәер. Чыннан да үз милләтен үзгәртүчеләр бармы икән? Шаккатам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк «Татар-информ» татар көрәшчесе Ринат Фәхретдиновның катнаш көрәштә (MMA) түбәтәй киеп чыгыш ясарга теләве турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100