Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ташкентта Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри кичә булды
Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган кичә азагында «Туган тел» җырын күмәкләп башкарганнар.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 30 гыйнварда Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дусларча элемтәләр комитетында татар совет поэзиясенә нигез салучыларның берсе, язучы-драматург Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды.
Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кичәне Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган.
Чарада Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активистлары һәм идарә әгъзалары, Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге, милли-мәдәни үзәк активистлары, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, җәмәгатьчелек, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Uzbekiston» телерадиоканалында татарча радиотапшырулар авторы һәм алып баручы Рәйхан Маннапова Һади Такташның тормыш юлы, 1918 елда Үзбәкстанда язган беренче шигыре турында сөйләде, «Урман кызы» шигырен укыды һәм «Сахраларда» дигән татар халык җырын башкарды.
Кичә «Туган тел» җырын күмәкләп башкару белән төгәлләнде. Чараны ТНВ-Планета телеканалының Ташкент шәһәрендәге хәбәрчеләр пункты яктыртты, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз