news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск укытучысы музейга үзенчәлекле чигелгән ашъяулык бүләк итте

Гөлнур Дәүләтшина яулыкны дүрт ай чиккән.

Лениногорск укытучысы музейга үзенчәлекле чигелгән ашъяулык бүләк итте
«Лениногорские вести»

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Лениногорскиның 7нче мәктәбе укытучысы Гөлнур Дәүләтшина җирле туган якны өйрәнү музеена гадәти булмаган бүләк ясады. Ул баурсак төрү өчен борынгы бизәк белән ашъяулык чиккән. Бу хакта «Лениногорские вести» хәбәр итә.

Гөлнур Дәүләтшина ашъяулыкны дүрт ай чиккән. Аның җебе һәм тукымасы XX гасырның 80нче елларында эшләнгән. Чигү тамбурлы җөй технологиясе белән эшләнгән, XIX гасыр урталарындагы татар халык бизәкләре кулланылган.

Музей экспозиция-күргәзмә эше буенча белгеч Фәһимә Минязева сүзләренчә, алар өчен бу бик кыйммәтле бүләк. Музей хезмәткәрләре татар туен сурәтләп күрсәтү өчен бу ашъяулыкны чигүне үзләре сораган.

«Ашъяулык татар туе йоласын күрсәтү өчен кирәк. Ата-аналар ашъяулыкны ачып, бавырсакны ала, озын һәм бәхетле гомер теләп балаларына тапшыра», — дип аңлатты музей хезмәткәре.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100