news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров татар дин әһелләренә бердәм булырга кирәк дип саный

«Милләтнең яшәешен милли көй һәм дин тота», — диде Ринат Закиров.

Ринат Закиров татар дин әһелләренә бердәм булырга кирәк дип саный
Владимир Васильев

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров фикеренчә, татар дин әһелләрен бердәм булуларын сорады.

«Халкбызның үзаңын тәрбияләү мәсьәләсендә әле эшлисе эшләребез күп. Милләтнең яшәешен милли көй һәм дин тота. Шуңа күрә татар дин әһелләрне бердәм булырга чакырам», — диде ул Милли шура утырышында.

Ринат Закиров татар теле булганда гына милләтнең дине яши алуын әйтте. «Шуңа күрә мәчетләргә туган телдә вәгазьләр сөйләү, мәчетләр тирәсендә татар телле яшьләрне берләштерү зарур», — диде ул.

«Конгрессның эшчәнлеге төбәкләрдә дә, милләтләр алдындагы абруебызны билгели. Туган телгә мөнәсәбәтне тагын да арттырасы иде, туган телдә сөйли торган яшьләр булмаса, киләчәгебез юк. Талантларыбыз барлыкка килсен дисәк, без туган тел нигезендә балаларны тәрбияләүне төп бурычыбыз итеп куярга тиеш», — диде Ринат Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100