news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь краеның татар яшьләре төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан грантын алды

Оешманың «Этнодесант» проекты татар милләте вәкилләре арасында милли үзаңны арттыру максатыннан гамәлгә ашырыла.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Пермь краенда татар яшьләренең «Чәк-чәк» төбәк иҗтимагый оешмасы этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы Россия төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсында җиңүче булды.

Оешманың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Этнодесант» проекты татар милләте вәкилләре арасында милли үзаңны арттыру максатыннан гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында татар авыллары активистлары өчен социаль проектлау, күн мозаикасы, социаль челтәрләр алып бару, социаль челтәрләр өчен контент төшерү һәм монтажлау, шулай ук креатив фикерләү буенча мастер-класслар һәм лекцияләр оештырыла.

5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Пермь краенда татарлар күпләп яшәгән урыннарга — Бардым, Октябрь, Кунгур һәм Пермь районнарына бару планлаштырылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100