news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индус Таһиров татар оешмаларына дөньядагы барлык татарны санап чыгарга тәкъдим итте

«Татарларның төгәл санын белү өчен безгә җанисәпне үзебезгә башкарырга кирәк», — диде академик.

Индус Таһиров татар оешмаларына дөньядагы барлык татарны санап чыгарга тәкъдим итте
Владимир Васильев

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров сүзләренчә, татарларның төгәл санын белү өчен дөнья буйлап урнашкан татар оешмалары җирле татарларны үзләре барлап, санап чыгарга тиеш.

«Җанисәп булып узды. Әмма хәзер татарның күпме икәнен белә алабызмы? Дөрес сан булачак дип әйтеп булмый. Татарлар дөньяда күпме икәнлеген белмибез. Тәкъдимем шундый: безгә җанисәпне үзебезгә башкарырга кирәк. Самара — шуңа ачык мисал. Алар үзләре татарлар санын исәпләп чыгарган. Ике ел җанисәп арасында татарлар 30 меңгә арткан», — диде ул Милли шура утырышында.

Индус Таһиров сүзләренчә шуннан соң гына биш миллион яки унбиш миллион булуыбыз турында әйтеп була. «Конгресс җитәкчелегендә шушы эшне башкарып чыгасы иде», — диде академик.

«Икътисад, милли мөнәсәбәтләр, дин мәсьәләсен алып баруда безгә һәрвакыт карап торалар, татарны мисал итеп күрәләр. Безнең арттан башкалар бара. Шуның өчен дә татарның өстендә җаваплылык зур», — ди ул.

Индус Таһиров фикеренчә, быелгы җанисәп вакытында барлык татар да актив булмаган. «Без аларны уятып бетерә алмадык. Алар үз сүзен әйтмәде. Татарны Россиянең бөтенлеген сафлый торган, аңа мисал тудыра торган милләт икәнен күрсәтә алсак, зур эш эшләр идек», — дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100