news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасста Татар мәдәнияте көннәре фестивалендә татар ансамбльләре бәйгесе була

Кемерово өлкәсенең ансамбль коллективлары җыр, бию, аш-су әзерләү осталыгын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 12 декабрьдә Кемерово өлкәсендә беренче тапкыр «Татар мәдәнияте көннәре» онлайн-фестивале узачак. Бәйрәмдә өлкәнең 15 татар ансамбле җыр һәм бию осталыкларын күрсәтәчәк. Бу хакта фестивальнең оештыручысы Тимур Галиев сөйләде.

«Кемерово өлкәсендәге барлык авылларда булдык, төбәктәге ансамбльләрне барлап, чыгышларын видеога төшереп чыктык. Аларны онлайн карап, тавыш бирү ысулы белән сайлап алачакбыз. Көндәшлек зур, ансамбльләр җыр, бию номерларыннан тыш, аш-су осталыкларын да күрсәтә. Катнашучыларның уртача яше — 50 яшь. Фестивальгә татар халык, эстрада җырларын башкаручылар кабул ителде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тимур сүзләренчә, фестиваль You Tube хостингында Кузбасс татараларының үз каналында барачак. «Бәйрәмне „Татар федераль милли-мәдәни автономия“ оешмасы үткәрергә ярдәм итә. Өч сәгатьлек бәйрәмне теләге булган һәр кеше интернетка кереп карый алачак. Гомумән, фестиваль 40 номердан торачак. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак», — диде оештыручы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100