news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары Актаныш гимназиясе укучылары белән «Дуслык күпере» дәресе үткәргән

11 сыйныф укучылары милләттәшләр белән Төркиядәге тормыш хакында онлайн сөйләшкән.

Төркия татарлары Актаныш гимназиясе укучылары белән «Дуслык күпере» дәресе үткәргән
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә яшәүче милләттәшләребез Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты балалары белән «Дуслык күпере» дигән онлайн очрашу-дәресен уздырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә гимназия-интернат директорының урынбасары Айдар Шәйхин сөйләде.

«Без чит төбәкләрдәге татарлар белән аралашырга яратабыз. Бездә ул күптәннән килгән традиция. Беренче тапкыр 9 ел элек Австралия татарлары белән элемтәгә чыккан идек, хәзер исә без әлеге традицияне яңарттык. Бу аралашу укучыларыбыз өчен мөһим, милләттәшләребезнең төрле җирдә, төрле шартларда яшәгәннәрен, тарихларын белү — аларда милли хисләрне тәрбияли», — диде ул.

Айдар сүзләренчә, очрашуда 11 сыйныф укучылары катнашкан. «Алар киләсе елда гимназияне тәмамлап, төрле төбәкләргә белем алырга китәчәкләр. Милләттәшләребез белән элемтәгә кереп, аралашып, бер-береңне белеп яшәргә кирәк, шуның өчен дә оештырабыз. Төркия татарлары белән очрашуның төп оештыручысы — Актанышта туып үскән милләттәшебез Айгөл Зара Кәбирова иде», — диде ул.

«Очрашуда татарлар арасында күптән түгел күчеп киткәннәре, татар телен өйрәнергә теләгәннәре, бер гасыр элек төпләнгән татарлар да бар иде. Аудитория төрле булуы белән дә кызыклы булды. Очрашу вакытында укучылар Төркия тормышы-көнкүреше турында сорауларын бирде. Бәлки, Төркиягә барып укырга теләүчеләр дә булыр. Әлеге очрашулар дәвамлы булыр дип ышанам», — диде Айдар Шәйхин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100