news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде

Бүген Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсенең татар активы белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде
http://tatar-congress.org

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Ул ике субъект арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр булуын билгеләп үтте. Лена Колесникова җитәкчелегендәге Чиләбе татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Безнең монда, нәкъ менә үзәк залда булуыбыз күп нәрсә турында сөйли. Монда төп мәсьәләләр хәл ителә бит», — диде Президент. Ул Чиләбе губернаторы Алексей Текслерга рәхмәт әйтте. «Татарларга мөнәсәбәтегезне беләбез, бик зур рәхмәт. Эшләр тиешле югарылыкта барсын очен без татар конгрессы башлыгы итеп вице-премьерны куйдык. Мондагы кешеләр барысы да сезгә ярдәм итәргә әзер. Татарлар бик тырыш, эш сөючән халык бит», — диде ул.

Очрашуның модераторы БТК Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев булды. Лена Колесникова Чиләбе татарлары конгрессы үткәрә торган чаралар турында сөйләде, «Татар кызы», «Татар егете», «Нәни энҗеләр» бәйгеләрен аерым әйтте, «Идел-йорт» Бөтенроссия фестивалендә гран-при яулаган Чиләбе татар театры коллективы турында сөйләде. Ул Чиләбедә татар мәдәнияте үзәге оештырырга тәкъдим итте.

Троицк Татар мәдәнияте үзәге рәисе Фәрит Якупов шәһәрнең милли-мәдәни тормышы, китапханә эшчәнлеге һәм Троицк шәһәре белән кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру өчен Татарстанның бер шәһәрен билгеләү турында әйтте. «Татар рухы» Магнитогорск иҗтимагый оешмасы рәисе Кадиминур Таһиров Муса Җәлил исемендәге Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге, Магнитогорскида татар халкының мәдәни ихтыяҗлары турында сөйләде.

«Чикләүләргә карамастан, без Тукайга һәйкәл ача алдык. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты катнашуы зур горурлык», — диде Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер. Ул алда әйтелгән тәкъдимнәр буенча, Чиләбе җирендә һәм бер өлешен Татарстанда эшләргә мөмкин булган уртак проектлар исемлеген төзергә тәкъдим итте. "Татар мәдәни үзәгенә килгәндә, бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк», — диде.

Чиләбе өлкәсе — Россиянең татарлар күпләп яшәгән регионнарының берсе. Биредә соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 180 меңнән артык татар милләте вәкиле яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100