news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихчы: Җанисәптә татарлар сан буенча Россиядә икенче урында булачагына ышанам

Россиядә 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алу булачак.

Тарихчы: Җанисәптә татарлар сан буенча Россиядә икенче урында булачагына ышанам
Солтан Исхаков

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы Альберт Борһанов быел узачак җанисәптә татарлар сан буенча Россиядә икенче урында буласына ышанычын белдерде.

«Җанисәп вакытында татар милләте сан буенча Россиядә икенче урында булыр дип ышанасы килә. Монда эш язылуда гына түгел. Зур милләт булып калу өчен демография проблемалары хәл ителеп, балалар күбрәк туарга тиеш. Сугышып кына милләтне күбәйтеп булмый. Безгә күбрәк балаларны тормышка китереп, татар рухлы итеп тәрбияләргә кирәк», — диде Альберт Борһанов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Билгеле булганча, Россиядә 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алу булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot