news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә туган якны өйрәнүчеләр татар авылларын үстерү турында сөйләште

Омск өлкәсенең Тара районы башлыгы Евгений Лысаков Себер төбәгендә татар мәдәниятен үстерү буенча актив эшчәнлеге өчен профессор Альберт Борһановка Рәхмәт хаты тапшырды.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты башлыгы, профессор Альберт Борһанов белән очрашуда Тара районындагы татар авылларын үстерү мәсьәләләре, Тара шәһәренең татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге хакында сөйләштеләр.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Борһанов Омск өлкәсе Тара муниципаль районы башлыгы Евгений Лысаков белән очрашты. Әңгәмә барышында Тара шәһәрендә VI Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр форумына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, аны 2021 елның сентябрендә уздыру планлаштырыла.

Омск өлкәсенең Тара районы башлыгы Себер төбәгендә татар мәдәниятен үстерү буенча актив эшчәнлеге өчен Альберт Борһановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Шунысын да искәртик: Альберт Борһанов 2018 елның апрелендә Омскидагы коллегалары белән берлектә Омск һәм Тара шәһәрләрендә Омск-Иртыш буе татарларының тарихы һәм мәдәниятенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәргән иде.

2019 елның августында исә Тара районы хакимияте, Тара шәһәре Дуслык йорты һәм Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә Омск-Иртыш буе татар авылларының тарихына багышланган конференция-түгәрәк өстәл уздырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100