Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкәсе татар конгрессы «Татар гаиләсе - 2021» бәйгесенә гаризалар кабул итә
Конкурста катнашу өчен 15 августка кадәр анкета тутырырга кирәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татар конгрессы онлайн-форматта үткәрелә торган «Татар гаиләсе-2021» бәйгесенә гаризалар кабул итә.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурста катнашу өчен 15 августка кадәр анкета тутырырга кирәк.
«Әгәр йортыгыз яки капкагызга милли татар бизәкләре төшерелгән, өегездә кисеп ясалган тәрәзә йөзлекләре яки бизәкле матур коймалар сакланган икән, сезне „Татар гаиләсе — 2021“ онлайн-проектында көтеп калабыз», — дип хәбәр итә оештыручылар.
Бөтен мәгълүматны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге vk.com/congresstatar74 сәхифәсендә урнаштырылган нигезләмә белән танышканнан соң яки 8351-729-32-78 телефоны аша белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз