news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май аенда татарча Википедияне караулар саны рекордлы күрсәткечкә җиткән

2019 елдан татарча википедиягә керүчеләр саны ике тапкыр арткан.

Май аенда татарча Википедияне караулар саны рекордлы күрсәткечкә җиткән

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2021 елның май аенда татарча Википедия караулар буенча рекордлы күрсәткечкә, биш миллионга җиткән.

«Татарча Википедияне караулар саны буенча апрель аенда кимү күзәтелгән иде, майда ул күрсәткеч артты. 2019 елның май аеннан карасак, тренд арта. Шул ук вакытта мәгълүмат та арта бара, әмма караулар саны артуны мәгълүмат арту белән бәйләмәс идем. Төп фактор татар телле кулланучы Википедиянең өстенлекләрен таный һәм кызыксына», — дип сөйләде татарча википедиянең китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрһад Фәткуллин.

Фәрһад Фәткуллин сүзләренчә, 2019 ел белән чагыштырганда, татар Википедиясен караучылар саны ике тапкырга арткан.

Май аенда татарча Википедиягә мөрәҗәгать иткән биш миллион караучының 95 меңе Россиядән, ә калганнары чит илләрдән. 50 мең караучы Америка Кушма Штатларыннан, 30 мең — Канададан, 23 мең — Германиядән.

«Россия телләре арасында чечен телле Википедия бик күп карала, тик Россиядән 45 мең караучы булган. Татарча Википедияне Россиядән ике тапкыр күбрәк карыйлар. Рус Википедиясенә Россиядән 498 млн караучы мөрәҗәгать итә», — дип сөйләде Фәрһад Фәткуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100