news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар батыры образы турында фикер алыштылар

Түгәрәк өстәлдә шулай ук татар кылычын торгызу мәсьәләсе дә күтәрелде һәм аның батыр образындагы аерылгысыз өлеше ассызыкланды.

Казанда татар батыры образы турында фикер алыштылар
http://dumrt.ru/

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). «Туган авылым» милли-туристлык комплексында татар батырының образын торгызу мәсьәләсе буенча формаль булмаган киңәшмә узды.

Фикер алышуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, комплексның хуҗасы, ТР грепплинг Федерациясе Президенты Радик Габдрахманов, шулай ук тарихчылар, музей хезмәткәрләре, «Туган авылым» комплексының туризм бүлеге белгечләре катнашты, дип яза ТР Диния нәзарзте.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук татар кылычын торгызу мәсьәләсе дә күтәрелде һәм аның батыр образындагы аерылгысыз өлеше ассызыкланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot