Telegramда Габдулла Тукайга багышланган стикерлар барлыкка килде

Шулай ук Тукай әкиятләренең иң танылган геройлары — Шүрәле һәм Су анасы стикерлары да бар.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Telegramда Габдулла Тукайга багышланган стикерлар җыелмасы барлыкка килде. Бу хакта Екатеринбург татарларының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

«Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулды. Әлеге истәлекле дата алдыннан Telegram мессенджеры өчен бастырылган стикерлар җыелмасы үзенчәлекле бүләк булды. Тукайдан тыш, җыелмада аның әкиятләренең иң танылган геройлары — Шүрәле һәм Су анасы стикерлары да бар», диелгән хәбәрдә.

«Габдулла Тукай» стикерын әлеге сылтама буенча табарга була.