news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскидагы татар эшмәкәре үз фабрикасын битлек тегүгә күчергән

Әскать Маликов мәктәп укучылары өчен кием-салым тегә торган фабриканы унбиш ел элек ачкан булган.

Ульяновскидагы татар эшмәкәре үз фабрикасын битлек тегүгә күчергән
tatar-congress.org

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең «Бостон» иң зур киемнәр тегү фабрикасында битлек тегә башлаганнар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге фабриканы Әскать Маликов моннан 15 ел элек үз көче, үз тырышлыгы белән төзеп чыккан. Ул чакта биредә 15-20 кеше эшләгән булса, бүген монда 200 гә якын кеше хезмәт итә.

Фабрика мәктәп балалары һәм ир-егетләр өчен костюм-чалбарлар тегү белән шөгыльләнә. Монда тегелгән киемнәргә сорау һәрчак зурдан.  Ләкин соңгы вакытта Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньядагы вәзгыять үзгәрү сәбәпле, фабрика кызлары да яңа эш ысулларын үзләштерү белән мәшгуль.

«Кызлар тырышлар, кыска гына вакыт аралыгында яңа һөнәрне дә тиз отып алганнар.  Һәр смена саен 30 менгә якын маска (битлек) тегүче фабрика җитәкчелеге киләчәктә аны тагын да арттырырга ниятли», диелә хәбәрдә.

Әле моннан бер атна элек кенә фабриканың гөрләп торган кйабер цехлары бушап, тынычланып калса да, аларда да эш тукталмаган. Анда яңа заманча җиһазлар кую, төзеләндерү эшләре бара, дип яза Рамис Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100