news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әмирхан Еникинең публицистикасы буенча диплом эше яклаячаклар

Әдипнең публицистикасы бүгенге көндә аз өйрәнелгәне турында әйтелде.

Әмирхан Еникинең публицистикасы буенча диплом эше яклаячаклар
Рамиль Гали

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең публицистикасы буенча диплом эше якланылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә югары мәктәп студенты сөйләде.

Дипломны яклаучы студент әдипнең публицистикасы белән икенче курстан ук таныш булуын һәм курс эшләрен аның иҗаты белән бәйле булуын әйтте. “Мин диплом эшемне Әмирхан Еникинең публицистикасын өйрәнүгә багышлыйм. Филолог-журналист буларак, миңа аның журналистикасын өйрәнү кызык булды”, - диде ул.

“Әмирхан аганың исемен әйткәч аның публицистикасы түгел, әсәрләре искә төшә. “Биектән карап торасым килә” китабыннан мәкаләләрен, Кремльдәге архивка барып хатларын, язмаларын тикшердем”, - диде студент.

“Әмирхан Еники зыялы кеше. Аның публицистикасының объекты кем генә булмасын, ул тәнкыйтен дә әйткән, мактаулы сүзләрен дә жәлләмәгән”, - дигән нәтиҗә ясады ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot