news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург татар яшьләре әдәби-музыкаль фатирникта шигырьләр укыган

Кичәдә активистлар татар шигырьләрен сөйләгән һәм милли җырлар башкарган.

Екатеринбург татар яшьләре әдәби-музыкаль фатирникта шигырьләр укыган
Ринат Каштанов

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Екатеринбургта «Яшен» татар оешмасы активистлары татар шагыйрьләренең иҗатына нигезләнеп, әдәби-музыкаль кичә үткәргән.

«Татар шагыйрьләренең иҗатына без бик игътибарлы. Габдулла Тукай, Муса Җәлил генә түгел, хәзерге иҗатчыларга да өстенлек бирәбез. Равил Фәйзуллин, Ләйлә Хәбибуллина, Рүзәл Мөхәммәтшинның шигырьләрен укыдык. Аннан соң, җирле шагыйрьләребез дә бар. Безгә кунакка „Хәзинә“ оешмасының элекке җитәкчесе, шагыйрә Тәнзилә Сидоренко да килде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Свердловск өлкәсенең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов.

Аның әйтүенчә, Тәнзилә Сидоренко шигырьләрен үзе укыган. «Шигырьләре мәхәббәт, тормыш һәм яшәү мәгънәсе, милләттәшләребез кебек темаларга багышланган. Шигырьләрне укыганда активистыбыз Альберт Назыймов гитарада уйнады. Фатирник тәмамланыр алдыннан Борис Шәһалиев җитәкчелегендә баян триосы чыгыш ясады. Яшьләр татар көйләрен ишетеп, кушылып җырлап утырды», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100