news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Ахунова русча чыгыш ясаганы өчен тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде

Язучы Гариф Ахуновның кызын дулкынланганын, кисәтмәүләрен һәм чыгыш ясарга ниятләмәгәнен белдерде.

Наилә Ахунова русча чыгыш ясаганы өчен тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Язучы, шагыйрә Наилә Ахунова «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай музеенда «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәтен тәкъдим итү кичәсендә ни өчен рус телендә чыгыш ясавын әйтте. Аны бу чыгышы өчен тәнкыйтьләгәннәр иде.

«Гомумән, чыгыш ясарга ниятем дә юк иде. Безне алдан кисәтмәделәр дияргә була. Нәрсәдер сөйләргә бөтенләй әзер түгел идек. Теләгем чыгышымның яртысын татарча, яртысын русча әйтү булды. Дулкынлануым сәламәтлегемдә дә чагылыш тапты: икенче көнне ашыгыч ярдәм машинасын чакырттылар. Кан басымы күтәрелеп, температурам төште», — диде Наилә Ахунова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ахунова ире Борис Вайнерның кичәгә барырга теләмәгәнен һәм татар телен белгән кеше булуын әйтте. «Мин анда артык булырмын», — диде ул. Ничек инде, барлык туганнар да җыелачак бит, дидем. Нәселебезне җыю авыр эш булды. Ирем хәзерге вакытта татар шигъриятен һәм татар әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итә. Дулкынлана калсам, гел ирем хакында уйлыйм. Мин аны китергәнмен икән чарага, ул да нәрсәдер аңларга тиештер бит», — диде ул.

«Ирем татарчадан русчага күп әсәрләр тәрҗемә иткән кеше. Мин юл асты тәрҗемәләрен ясыйм, ул шуларны әдәби формага сала. Мәсәлән, Шәриф Камалның оныгы Эльвира Билгилдеева, Салават Юзеев, Мансур Гыйләҗев, Альбина Әбсәләмова рус телендә иҗат итә. Мөхәммәт Мәһдиев кызы Гәүһәр Хәсәнова да татарчадан русчага тәрҗемә итә. Барлык шәһәр татарлары диярлек русча яза», — диде ул.

Наилә Ахунова фикеренчә, Хатыйп Миңнегулов «итәгатьлерәк итеп, бүлдермичә генә әйтә ала иде». «Максудовлар һәм Ахуновлар нәселе — нык. Без татар теленең сөйләм дәрәҗәсен беләбез, әмма русча язабыз. Сүз уңаеннан, мин рус телендә япон шигырьләре иҗат итәм: хайку, хайбун һәм танка. Әлеге жанрны Татарстанда үстердем. Бу — шәрык поэзиясе. Стихи.ру сайтында 185 мең укучым бар. Димәк, ул халыкка кызык», — диде ул.

«Үземнең инвалидлар белән үткән дәресләремдә, социаль челтәрдә һәрвакыт татар чаралары турында әйтеп барам. Алты яшемә кадәр рус телен бөтенләй белмәдем, әби белән сөйләшеп үстем, чөнки әти-әни эштә иде. Абыем Рәшид Ахунов татар филологиясен тәмамлады, рус теленә әти белән әнинең әсәрләрен генә түгел, Шәриф Камал, Туфан Миңнуллин, Мәдинә Маликова һ.б. тәрҗемә итте», — диде язучы.



Галерея: Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел «Мин Тукайның замандашы» кичәсе

Тукай музеенда тарихчы Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәтен тәкъдим итү кичәсендә Наилә Ахунова русча сөйли башлагач, профессор Хатыйп Миңнегулов аңа татарча сөйләргә кушты. Ахунова: «Минем янымда ирем утыра, ул татарча аңламый», — дип, дәгъва белдерде. «Кайткач, өегездә аңлатырсыз», дигәч, ул еламсырый башлады. Социаль челтәрләрдә күпчелек Миңнегуловның хаклы булуы, Ахунованың дөрес булмавы турында язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100