Ленинград өлкәсендә бишенче татар җәмгыяте төзелде

Ленинград өлкәсендә бишенче татар җәмгыяте төзелде

(Санкт-Петербург, 1 февраль, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Ленинград өлкәсенең Сосновый Бор шәһәрендә татар-башкорт милли-мәдәни җәмгыяте төзелде. Бу бәләкәй генә шәһәрнең салына башлавына да 30гына ел. Ләкин ул үзенең яшеллеге һәм чисталыгы белән өлкәдә дан тота. Анда барлыгы 100 татар кешесе яши. Сан ягыннан аз булсалар да, милләттәшләребез үзләренең оешмасын булдырды һәм оештыру җыелышын җыеп, Уставын да кабул итте. Җәмгыять Шурасына 9 кеше сайланды, аның рәисе итеп отставкадагы офицер Ренат Шамил улы Рамазанов билгеләнде.

“Безнең җәмгыятьнең максаты – шәһәребездә яшәүче татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тергезү. Без Петербург татарларының милли-мәдәни оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшләргә планлаштырабыз. Әлегә эшләнгән эшләр зур түгел, әмма алга таба беренче адымнарны атладык инде. Мәсәлән, концертлар оештыра башладык. Безгә үткән ел Петербургтан Роза Гущина җитәкләгән “Ак калфак” җыр һәм Башкортстаннан бию ансамбльләре килгән иде. Концертлар, 1941-1942 елларда совет солдатлары соңгы сулышларына кадәр сугышып, фашистларны шуннан ары җибәрмәгән Воронка елгасы буендагы аланда үтте. Хәзер анда “Батырлар яры” (“Берег мужественных”) дип аталган мемориал төзелеп ята. Концертлар татар һәм башкортларга гына түгел, ә русларга да бик ошады. Ел саен без Кузьмоловога Санкт-Петербург Сабан туена да барабыз. Җирле татарларны берләштерү турында берничә мәртәбә җирле “Маяк”, “Сосновоборский строитель” һәм “Терра-пресс” газеталарына язып чыктык. Алда без үзебезнең эшчәнлекне тагын да киңәйтергә уйлыйбыз”, - ди җәмгыять Шурасы әгъзасы Абзал Әльмөхәммәтов.

Ленинград өлкәсенең Тосно, Гатчина, Луга һәм Всеволожск шәһәрләрендә берничә еллар инде татар милли-мәдәни җәмгыятьләре эшләп килә. Сосновый Бордагы җәмгыять – аның бишенчесе.