news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар зыялылары Волгоград өлкәсендә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

Бүген Волгоград өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев өлкәнең Ленин районында урнашкан Малай авылында булды. Анда Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Татарстан Вице-премьерын район башлыгы Андрей Денисов каршы алып озатып йөрде, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

  • Малай авылына унтугызынчы гасыр уртасында татарлар нигез салган. Бүгенге көндә авылда 2 меңгә якын кеше яши, шуларның күпчелеге татар милләте вәкилләре.

2021 елның октябрендә биредә яшәүче татарлар өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен куанычлы вакыйга була. «Аллея российской славы» проекты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм җирле татарлар ярдәме белән патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачыла.

Татарстаннан килгән кунаклар иң беренче чиратта Җәлил бюстына чәчәкләр салдылар, соңыннан Җәлил исемен йөртүче мәктәп, балалар бакчасы белән таныштылар, авыл мәчетендә булдылар. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Малай авылының мәктәп музеенда шагыйрьгә багышланган экспозиция дә оештырылган. Авыл мәктәбендә татар теле факультатив буларак укытыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100